news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 36 яңа очрагы ачыкланган

Иң күп авыручылар Казанда — 13 кеше һәм Питрәч районында 3 кеше.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 36 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстан табиблары 36 кешегә Covid-19 диагнозы куйган, читтән килгән очраклар юк. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«14 кеше - хастаханәдә, 22 кеше өйдә дәвалана», — диде ул.

Авыру йоктыручыларның иң күбе 60-70 яшьлекләр арасында — 12 кеше, шулай ук 30-50 яшьлекләр арасында 11 кеше авырый.

Авыручыларның иң күбе Казанда -13 кеше һәм Питрәч районында - 3 кеше.

10 июльгә Татарстанда коронавирус белән авыруның 4929 очрагы теркәлгән. 3767 кеше дәваланып беткән, шул исәптән 33 кеше узган тәүлектә терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100