Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәламәтлек өчен файдалы булган шоколад күләме белгеле
Әче шоколадта А, В1, В2, В12, С һәм D витаминнары, тимер, кальций һәм магний бар.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Галимнәр шоколадның сәламәтлек өчен файдалы булган күләмен атады. Бу хакта «Известия» яза.
Көненә 25-30 грамм шоколад ашау — сәламәтлек өчен файдага булачак, дип саный эндокринолог Залина Гусова.
Шулай ук «Стройная Россия» хәрәкәте рәисе Ольга Ванатова да аның сүзләре белән килешә. Белгеч әйтүенчә, монда күп күләмдә какао һәм бик аз гына шикәрле булган әче шоколад турында сүз бара. Бу продуктта А, В1, В2, В12, С һәм D витаминнары, тимер, кальций һәм магний кебек файдалы микроэлементлар бар. Шуның аркасында шоколад йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, шулай ук кәфене күтәрә һәм организмны энергия белән баета.
Шулай ук белгечләр балалар өчен дә шоколадның файдалы порциясе турында сөйләде. 3 яшьтән өлкәнрәк балаларга атнасына 20 граммнан да артык шоколад бирергә ярамый. Олы кеше көненә бер плитканың яртысын, ягъни 50 грамм шоколад ашый ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз