news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мурашкога Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсен төзекләндерүне күрсәттеләр

Автошәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсенә күрше 17 район халкы беркетелгән, биредә ел саен 26 мең пациент кабул ителә.

Мурашкога Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсен төзекләндерүне күрсәттеләр
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

(Чаллы, 10 июль, Эльвира Мөхәммәтдинова). Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко бүген Чаллыда берничә медицина объектында булды, шул исәптән йогышлы авырулар хастаханәсендә дә. Анда коронавирус белән авыручыларны дәвалау туктатылып тормаган эш шартларында капиталь ремонт дәвам итә.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, реконструкция катлаулы шартларда уза, әмма бернигә дә карамастан, дәвам итә. Май ахырында биредә дәвалау корпусы файдалануга тапшырылды, чиратта тагын берничә блок тора.

Мурашко Сovid-госпиталь хезмәткәрләрен геройлар дип атады. «Алар гадәти авыруларны гына түгел, ә вирус белән көрәшүче хезмәттәшләрен дә коткаралар. Табиблар һәм шәфкать туташлары хәлнең куркыныч булуын аңлый, әмма үз постларыннан китмиләр. Бу чын батырлык», – диде ул.

Мурашко сүзләренә караганда, бүген хәзерге заман таләпләрен үтәү генә түгел, киләчәк куячак бурычларга да әзер булу мөһим. «Бүген без коронавирус инфекциясе таралу буенча хәлне стабильләштерүнең беренче билгеләрен күзәтәбез. Әгәр җирле халык куркынычсызлык чаралары өлешендә үз-үзләрен сак тотса, тиздән табиблар нормаль эш ритмына, планлы операцияләргә һәм консультацияләргә әйләнеп кайтыр дигән өмет бар», - дип билгеләп үтте министр.

«Яңа шартларда да йогышлы авырулар хастаханәсе халыкка хезмәт күрсәтүнең югарырак дәрәҗәсенә күчә ала. Ул гомуми челтәрне бушатырга, вируслы авыруларның шактый өлешен үз өстенә алырга, шулай ук йогышлы авыруларны профилактикалау һәм иртә ачыклау буенча эшне оештырырга мөмкин», – дип аңлатты ул.

 Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе - Татарстанның эре профильле медицина оешмаларының берсе. Аның мәйданы 31 мең квадрат метрдан артык. Хастаханә региональ үзәк статусына ия, аңа 17 күрше район халкы беркетелгән, ел саен биредә 26 мең пациент кабул ителә. 40 ел эчендә йогышлы авырулар хастаханәсен беренче тапкыр капиталь ремонтлау шәһәрлеләр өчен көтеп алынган вакыйга булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100