Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавирус авыруыннан вакцина сынаулары ахыргы этабына чыкты
Иреклеләрнең беренче төркеме инде 15 июльдә үк чыгачак.
(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинаның клиник сынаулары ахыргы стадиясендә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Сынауларны РФ Оборона министрлыгы һәм Гамалей үзәге үткәрә. Аларның мәгълүматларына караганда, беренче һәм икенче төркем иреклеләрендә Covid-19ка каршы иммунитет формалашкан.
Хәрби ведомстводан хәбәр итүләренчә, «15 июльдә стационарда булучы ирекле ярдәмчеләрнең беренче төркеме белән эш тәмамлана, аларда вакцинаның куркынычсызлыгы, һәм вакцинадан соң үз-үзләрен кичереше тикшерелде». Коронавирус инфекциясеннән 2нче номерлы вакцина компонентын икенче төркем иреклеләргә 13 июльдә кертәчәкләр. Вакцинацияләүнең мондый схемасы иммунитетны көчәйтергә һәм озайтырга ярдәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз