news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр югары холестеринлы кешеләр өчен иң зарарлы продуктны атады

Шикәр диабеты, гипертония кебек авырулар булган кешеләргә түбән углеводлы диетага күчәргә кирәк.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Холестерин дәрәҗәсе югары булган кешеләр өчен иң зарарлы продукт - шикәр. Бу хакта Америка галимнәре хәбәр итә, дип яза MedicalXpress фәнни журналы.

Белгечләр фикеренчә, шикәр һәм шикәр күләме югары булган продуктлар организмга «майлы ризык һәм камыр ризыклары белән чагыштырганда да күбрәк» зыян сала. Нәкъ менә шуңа күрә шикәр диабеты, гипертония кебек авырулар, шулай ук кан тамырларына бәйле проблемалар булган кешеләргә түбән углеводлы диетага күчәргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot