Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Прокуратура: Чаллы психоневрология диспансерында коронавирус учагы юк
Күзәтчелек ведомствосы диспансер персоналының шәхси саклау чаралары белән тәэмин ителешен тикшерә.
(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Чаллыдагы психоневрология диспансерында коронавирус учагы булмаган. Татарстан прокуратурасы шундый нәтиҗә чыгарган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.
Хәзерге вакытта диспансерда коронавирус таралу турындагы мәгълүмат расланмады. COVID-19 йоктыру шиге булган пациентларны Автошәһәр хастаханәсенә салуның аерым очраклары гына ачыкланды.
«Шулай ук күзәтчелек ведомствосы пациентларга медицина хезмәтләре күрсәтү сыйфаты һәм психоневрология диспансеры персоналын шәхси саклану чаралары белән тәэмин итү өлешендә тикшерүне дәвам итә», — дип ачыклык кертте Руслан Галиев.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Чаллы прокуратурасы психоневрология диспансерын тикшерә башлаган иде. Тикшерү учреждениедә коронавирус чыганагы турында мәгълүмат таралганнан соң башланды. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында COVID-19 таралу турындагы мәгълүматны кире кактылар һәм учреждениенең штатлы режимында эшләвен хәбәр иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз