news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коронавирустан беренче вакцинаны быел көз кулланырга мөмкин булачак

Вакцина ясау эшләре буенча Европа АКШтан алда бара.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Коронавирустан беренче вакцинаны көз яки кыш кулланырга мөмкин булачак. бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аны Оксфорд университеты Италиянең Irbm компаниясе белән бергә эшли. Бу турыда Италия сәламәтлек саклау министры киңәшчесе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында ил вәкиле Вальтер Риччарди әйткән.

«Әгәр барысы да яхшы барса, көз-кыш бездә вакциналарның беренче дозасы булырга мөмкин, шул исәптән итальяннар өчен дә», — диде ул Rai3 телеканалы эфирында.

Вальтер Риччарди сүзләренчә, вакцина эшләү буенча Европа АКШтан алда бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot