news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ухань шәһәрендә коронавирус инфекциясенең яңа очрагы ачыкланган

Хубэй провинциясендә бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясен йөртүчеләрнең 17 симптомсыз очрагы теркәлгән, берсе расланганнар рәтенә кертелгән.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Кытайның Ухань шәһәрендә (яңа төрдәге коронавирус дөньяга нәкъ менә шуннан таралды) озак вакыт үткәч беренче тапкыр Covid-19 коронавирус инфекциясенең яңа расланган очрагы ачыкланды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хубэй провинциясенең сәламәтлек саклау мәсьәләләре комитетына сылтама белән хәбәр итә.

Яңа пациентның авыр хәлдә булуы билгеләп үтелә.

Шулай ук Хубэй провинциясендә бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясен йөртүчеләрнең 17 симптомсыз очрагы теркәлгән, берсе расланганнар рәтенә кертелгән.

Эпидемия чорында Хубэй провинциясендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 68 129 очрагы ачыкланган.

«Татар-информ» агентлыгы коронавирус белән авыручы барлык пациентларның да терелүе һәм Ухань хастаханәләреннән чыгарылуы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100