news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 яңа очрагы теркәлгән

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 1671 очрагы теркәлгән, 5 кеше үлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 яңа очрагы теркәлгән

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 85 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Дүрт кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 81 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән.

38 кеше хастаханәгә озатылган, 47се өендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза

Казанда коронавирус инфекциясе йоктыруның – 34, Чаллыда – 25, Түбән Камада – 11, Биектау һәм Алабуга районнарында – икешәр, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Арча, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән, Менделеевск, Сарман һәм Тукай районнарында берәр очрагы ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 1671 очрагы теркәлгән, 5 кеше үлгән.

447 кеше (шуларның 107се – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100