Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 11 012 яңа очрагы ачыкланган
Эпидемия башланганнан алып Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 209 688 очрагы теркәлгән, шуларның 34 меңнән артыгы терелгән, 1915 кеше үлгән.
(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Соңгы тәүлектә Россиянең 83 төбәгендә COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 11 012 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.
Мәскәүдә – 5551, Мәскәү өлкәсендә – 1133, Санкт-Петербургта 414 яңа очрак теркәлгән. Шул ук вакытта, 4674 пациентта авыру симптомнары күзәтелми. 88 кеше үлгән.
Кичә коронавирус инфекциясенең 10 817 яңа очрагы ачыклануы хакында хәбәр ителгән иде. Шул рәвешле, эпидемия башланганнан алып Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 209 688 очрагы теркәлгән, шуларның 34 меңнән артыгы терелгән, 1915 кеше үлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз