news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның баш инфекционисты: Коронавирус көзен дә кабатланырга мөмкин

Халит Хәертынов әйтүенчә, халыкның 70-75 проценты авырмыйча, җәмәгатьчелектә иммунитет формалашмаячак.

Татарстанның баш инфекционисты: Коронавирус көзен дә кабатланырга мөмкин
архив/Владимир Васильев

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус, фаразланганча, июньгә кимесә дә, көзен авыру күтәрелеше тагын кабатланырга мөмкин. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәертынов хәбәр итте.

«Яңа коронавирус инфекциясе июньгә кимесә дә, көзен авыру тагын барлыкка килүе ихтимал. Халыкның 70-75 проценты авырмыйча, җәмәгатьчелектә иммунитет формалашмаячак. Күпчелек шушы коронавирус белән авыргач кына вазгыять үзгәрергә мөмкин», — дип саный Халит Хәертынов.  

Баш инфекционист авыру күрсәткечләре кисәк үсмәве халыкның үзеннән торуын әйтте. Изоляция режимының әһәмиятен билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100