news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләүне таләп итә торган авырулар исемлеге расланды

Татарстан Хөкүмәтендә Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб утырышы узды.

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләүне таләп итә торган авырулар исемлеге расланды

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика оператив штабы кешеләр үз-үзләрен изоляцияләүнең катгый режимын үтәргә тиешле авырулар исемлеген раслады. Аңа эндокрин системасы, сулыш органнары, кан әйләнеше системасы авырулары һәм башкалар кергән. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кискен лейкоз, яман шеш, хроник миелолейкоз кебек чирләре булган кешеләр мәҗбүри рәвештә үз-үзләрен изоляцияләү режимын сакларга тиеш. Үз-үзеңне изоляцияләүне шулай ук әгъзаларын һәм тукымаларын күчереп утырту операциясен, шулай ук сидек-җенес системасы авыруларын кичергән татарстанлыларга үтәргә кушылган.

Штаб карары белән республикада сәүдә-күңел ачу үзәкләре, ваклап сату базарларының эше туктатылган килеш кала, паркларга, урман паркларына керү һәм аларда булу тыелган. Күрсәтелгән тыю әлеге объектларга хезмәт күрсәтүче оешмалар хезмәткәрләренә генә кагылмый.

11 апрельдән санитар-эпидемиологик хәл яхшырганга кадәр зиратларга бару тыела, бары тик күмү хезмәтләрен рәсмиләштерү һәм матәм тантаналарында катнашу рөхсәт ителә. Матәм чарасында бер үк вакытта 20дән артык кеше катнаша алмый.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100