Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирустан дәваланганнарның плазмасын күчерүне ниятлиләр
«Коронавирустан дәваланган кешеләрнең плазмасын вирусның авыр формасы булган пациентларга күчерсәң, җитди терапевтик нәтиҗәгә китерергә мөмкин», — диде Халит Хәертынов.
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус белән авырган кешеләрнең плазмасын шушы чирне авыр кичерүче пациентларга күчерү тәҗрибәсен башламакчы була. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәертынов хәбәр итте.
«Авырып терелгән кешеләрнең плазмасын куллану күптәнге тәҗрибә. Инфекцияне кичергән кешеләрнең канында шушы коронавируска каршы саклаучы антитәнчекләр барлыкка килә. Коронавирустан дәваланган кешеләрнең плазмасын вирусның авыр формасы булган пациентларга күчерсәң, бу җитди терапевтик нәтиҗәгә китерергә мөмкин», — диде Халит Хәертынов.
Ул Кытайда плазма куллануның уңышлы тәҗрибәсе булуын әйтте. «Бу мәсьәлә белән Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы да шөгыльләнә. Сәламәтләнеп килүче кешеләрнең плазмасын куллану кирәк», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз