420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстан Республикасында Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авыруның яңа очраклары ачыкланмаган. Бу хакта Роспотребнадзор сайтында хәбәр ителә.
Тәүлек эчендә Россиянең 57 төбәгендә коронавирус йоктыруның 1786 яңа очрагы теркәлгән. Мәскәүдә — 1124, Мәскәү өлкәсендә — 182, Коми Республикасында 58 очрак ачыкланган.
Соңгы мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә Россиядә 82 төбәктә 11 917 коронавирус очрагы теркәлгән. 795 кеше бу авырудан дәваланып беткән.
Алдарак «Татар-информ» Татарстанда дүрт пациентның коронавирустан терелеп хастаханәдән чыгуын хәбәр иткән иде.
Коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 50 очрагы теркәлгән. Казанда — 35, Яр Чаллыда — 5, Питрәч һәм Биектау районнарында — 2, Яшел Үзәндә, Арчада, Бөгелмәдә, Лаешта, Әлмәттә һәм Пермьдә берәр очрак ачыкланган.