news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирусны дәвалаганда кулланыла торган дарулар исемлеге яңартылды

Тәкъдим ителгән өч дару (умифеновир, ремдесивир һәм фавипиравир) клиник сынаулар стадиясендә.

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирусны дәвалаганда кулланыла торган дарулар исемлеген яңартты. Әлеге исемлек ведомствоның коронавирус инфекциясен дәвалау һәм кисәтү буенча сайтта дөнья күргән методик киңәшләрендә китерелә.

Исемлектә хлорохин, гидроксихлорохин, интерферон препаратлары, лопинавир+ритонавир, азитромицин кебек препаратлар бар. Тәкъдим ителгән өч дару (умифеновир, ремдесивир һәм фавипиравир) клиник сынаулар стадиясендә.

Документта билгеләп үтелгәнчә, югарыда аталган препаратлар коронавирус йоктырган пациентларны дәвалаган вакытта кулланыла ала. Әмма әлеге препаратлар белән үткәрелгән терапия нәтиҗәләре турындагы мәгълүматлар аларның файдасы хакында анык нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирми. Әлеге даруларны бары тик табиблар комиссиясе карары белән генә билгеләнгән тәртиптә кулланып була.

Соңгы мәгълүматлардан күренгәнчә, Россиядә коронавирус инфекциясен йоктыруның 10131 очрагы теркәлгән, 700гә якын кеше терелеп, хастаханәдән чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100