420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Чаллы, 10 апрель, «Татар-информ»). Коронавирус таралуга каршы көрәш штабының чираттагы утырышында Чаллы Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Александр Николаев Чаллыда коронавирус белән авыручыларның хәлләре турында сөйләде.
Коронавирус йоктыруы ачыкланган өч яңа очракта бары бер кеше уртача авыр хәлдә, аның хәле яхшыруы күзәтелә, дип сөйләде спикер. Ике пациентның хәлләре канәгатьләнерлек. Вирус йоктыручылар белән элемтәдә булучылар тикшерелгән, диде башкарма комитет вәкиле.
10 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Россия территориясенә чит илдән кайткан 297 кеше медицина күзәтүендә, 2 079 кешенең карантин срогы чыккан, диде Чаллы Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы.