news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб: Коронавирус кичергәннән соң температура дүрт ай буе сакланырга мөмкин

Температура озак вакыт сакланган очракта өстәмә тикшеренү узу хәерле.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен кичергәннән соң субфебриль температура (37,5 градуска кадәр) берничә ай сакланырга мөмкин. Урал федераль округы баш профилактологы, медицина фәннәре докторы Сергей Токарев шулай дип белдерде. Бу хакта Ura.ru басмасы хәбәр итә.

«Температураның 37-37,5 градуска кадәр күтәрелүе озак вакыт, бер-ике ай дәвамында күзәтелергә мөмкин. Безнең практикада әлеге симптом өч-дүрт айга кадәр сакланган пациентлар да булды», - дип искәртте белгеч.

«Инфекция күзәнәкләрдә саклана, әмма сулыш юлларыннан чыкмый, ягъни бу кеше башкаларга авыру йоктырмый», - дип искәртте ул.

Коронавирус инфекциясен кичергәннән соң температура озак вакыт сакланган очракта өстәмә тикшеренү узу хәерле, әмма «паникага бирелергә һәм ашыгыч чаралар күрергә кирәкми».

«Әгәр бүтән берни дә борчымый, ә температура нормага якын икән, аны үлчәүдән туктарга кирәк», - дип сүзен төгәлләде Токарев.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе элегрәк «омикрон»ның гадәти сезонлы ОРВИга якынаюы хакында белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100