news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 50 кеше коронавирус йоктырган

Авыручылардан 22 кешене хастаханәгә салганнар.

Татарстанда тагын 50 кеше коронавирус йоктырган
Рамил Гали

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусын йоктыруның 50 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән берсе читтән кертелгән.

«Егерме ике кеше хастаханәгә салынды, 28 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

30дан 50 яшькә кадәрге 19 кеше, 60тан 70 яшькә кадәрге 13 кеше чирләгән. Инфекция йоктыручылар арасында 80 яшьтән 90 яшькә кадәр дүрт кеше һәм бер балигъ булмаган бала теркәлгән.

Авыручыларның күбесе Казанда, башкалада 23 кеше чир йоктырган. Инфекциялеләр саны буенча республиканың башка муниципалитетлары арасында Яшел Үзән районы һәм Чаллы алда бара, анда авыруның дүртәр очрагы ачыкланган. Тәүлек эчендә Covid-19 авырулары 14 муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада авыруның 18 485 очрагы ачыкланган. Татарстанның 15 118 кешесе, шул исәптән 89ы узган тәүлектә савыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100