Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда 14 мең кеше коронавирустан прививка ясаткан
Сәнәгать предприятиеләре арасында КАМАЗ зур активлык күрсәтә, заводта эшләүче 2 292 хезмәткәргә прививканың беренче компонентын ясаганнар.
(Чаллы, 10 март, «Татар-информ», Эльвира Мәхәммәтдинова). Чаллыда 14 068 кеше коронавирустан вакцинация узган. Бу хакта «Татар-информ”га шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсендә хәбәр иттеләр.
Вакцинация узучыларның 7699ы прививканың икенче этабын ясаткан. Поликлиникаларда чират юк, прививка ясатучыларны теләк белдергәч тә чакыртып алалар.
Сәнәгать предприятиеләре арасында КАМАЗ зур активлык күрсәтә. Заводта эшләүче 2 292 хезмәткәргә прививканың беренче компонентын ясаганнар. 1 367 кешегә «Спутник V» препаратының икенче этабы ясалган. Компаниянең төп җитештерү мәйданчыкларыннан тыш, бүлендек һәм уртак предприятиеләрендә дә вакцинация үткәрелә.
Аерым алаганда, «КАМАЗ-Энерго» ҖЧҖ, «ПЖДТ-Сервис», Бизнеска хезмәт күрсәтү үзәге һәм «КАМАЗ-Автоспорт» хезмәткәрләре дә вакцинаның икенче компонентын алды.
Сәүдә пунктлары базасында прививка ясату пунктлары ачылышына әзерлек бара. Агентлык мәгълүматлары буенча, «Торговый квартал» күмәк вакцинация пункты урнаштыру инициативасы белән чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз