news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Ковидтан прививка ясатканда, йөклелеккә узуны 3-6 айга кичектереп тору хәерле

Баш эпидемиолог, йөклелекне планлаштырганда, ир-атка һәм хатын-кызга прививка ясату турында аңлатма бирде.

Белгеч: Ковидтан прививка ясатканда, йөклелеккә узуны 3-6 айга кичектереп тору хәерле
архив/Владимир Васильев

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов, коронавирустан прививка ясатканда, йөклелеккә узуны 3-6 айга кичектереп тору хәерлерәк булуын әйтте.

Йөклелекне планлаштырганда, ир-атка һәм хатын-кызга прививка ясату-ясатмау турында ул Инстаграмда коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабның аккаунтында туры эфир барышында аңлатты. Аның фикеренчә, әгәр хатын-кыз һәм ир-ат йөклелек планлаштыра икән, башта алдан вакцинация узу хәерлерәк.

Ул вакцинациянең ике этапта 21 көн аралыгында узганын искәртте. «Беренче прививкадан соң хатын-кыз көтмәгәндә йөккә уза икән, икенчесен ясатырга кирәкми. Ә инде беренче прививкадан яралгыга бернинди куркынычы булмаячак», — дип әйтте Дмитрий Лопушов.  

Аның сүзләренчә, прививка ясаткан чорда балага узсаң, вакцинаның тискәре зыяны була дигән сүз түгел, ләкин антитәнчекләр бүлеп чыгарырга организмның берникадәр көче дә китүен, аксым туклануы кирәклеген искәртте. Шуңа күрә вакцинация вакытында махсус рәвештә алдан әзерләнеп, балага узудан сакланып торырга киңәш итте.

Дмитрий Лопушов, шулай ук, клиник сынауларда вакцинаның ир-ат һәм хатын-кызларның репродуктив сәламәтлегенә дә тискәре зыяны ачыкланмаганын әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100