news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Анна Попова: Әлегә битлек режимыннан баш тартырга ярамый

Шулай ук ул Россиядә битлек кию дисциплинасы югары дәрәҗәдә булуын әйтте.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Коронавирус белән авыручылар кимүгә карамастан, битлек режимыннан баш тартырга ярамый. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең җитәкчесе Анна Поповага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Бүген чикләүләрне йомшарту өчен нигез юк, таләпләр, әлбәттә, битлек режимы кала», — диде ул Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты утырышында.

Шулай ук ул Россиядә битлек кию дисциплинасы югары дәрәҗәдә булуын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot