news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог Альтштейн: Антитәнчекләр булса да, «омикрон» штаммын йоктырырга мөмкин

Антитәнчекләр булган очракта кеше коронавирусны җиңелрәк кичерә, дип искәртте Гамалея үзәге профессоры.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Хәтта антитәнчекләр булган очракта да кеше коронавирус инфекциясенең яңа омикрон-штаммын йоктырырга мөмкин. Вирусолог, Гамалея үзәге профессоры Анатолий Альтштейн шулай дип белдерде.

«Известия» газетасы язганча, галим антитәнчекләр булган очракта кешенең коронавирусны җиңелрәк кичерүен әйткән.

Моннан тыш, профессор үлем-китем очраклары кимү турында да белдергән. «Бөекбританиядә шундый күренешне күзәтергә мөмкин», - дип искәртә ул.

Шул ук вакытта, Альтштейн сүзләренчә, коронавирус инфекциясен кичергән һәм прививка ясаткан кешеләрдә антитәнчекләр җыелмасы аерылырга мөмкин. «Әлегә расланмаган бер теория бар: әгәр кеше башта коронавирус белән авырган, ә аннары прививка ясаткан икән, бу очракта аның иммунитеты – ныграк, антитәнчекләре төрлерәк булачак», - дип өсти вирусолог.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100