news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер тәүлектә коронавирус йоктыручылар саны буенча янә антирекорд теркәлде

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 60 489 очрагы расланган, 42 581 кеше (шуларның 927се – узган тәүлектә) терелгән.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда пандемия башланганнан алып коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны буенча янә антирекорд теркәлде – 1725. Шуларның 101е – балалар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«246 кеше хастаханәгә озатылган, 1479 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 1190, Чаллыда – 126, Алексеевск районында 41 очрак ачыкланган. Коронавирус очраклары республиканың барлыгы 36 муниципалитетында теркәлгән.

Шул рәвешле, 2022 елның 10 февраленә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 60 489 очрагы расланган, 42 581 кеше (шуларның 927се – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 2 427 942 кеше (шуларның 3 020се – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 896 321 кеше икенче дозаны да алган. 211 909 кеше ревакцинация узган.

Россиядә дә омикрон-штамм таралу аркасында коронавирус инфекциясен йоктыручылар арта. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, бүген коронавирусның 200 меңгә якын очрагы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100