news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Удмуртия үрнәге буенча битлек режимын гамәлдән чыгармаячак

Күрше республикада битлек кияргә тәкъдим итәләр, әмма бу мәҗбүри түгел.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда Удмуртия үрнәге буенча битлек режимын гамәлдән чыгару планлаштырылмый. Анда битлек кияргә тәкъдим ителә, әмма бу мәҗбүри түгел.

«Без тиз һәм уйлап бетерелмәгән карарлар яклы түгел. Барлык чикләү чаралары уйланылган һәм коронавирус буенча гына түгел, ә башка инфекцияләр буенча да санитар-эпидемиологик вазгыятькә туры килә», — дип сөйләде «Татар-информ» да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина.

Кайбер төбәкләрдә коронавирус аркасында кертелгән чараларны вакытыннан алда гамәлдән чыгару сәбәпле, берничә атнадан катгыйрак чаралар кертергә туры килде, дип искәртте ул.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе коронавирус сәбәпле кертелгән чикләүләрне март ахырына кадәр гамәлдән чыгарырга планлаштырмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100