news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан табибы бозлавыкта егылып имгәнмәс өчен киңәшләрен бирде

Иң мөһиме - баш мие җәрәхәтләнмәсен өчен башны сакларга кирәк.

Татарстан табибы бозлавыкта егылып имгәнмәс өчен киңәшләрен бирде
https://minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең травматология пункты мөдире Андрей Аркадьев урамда бик сак йөрергә, уңайлы аяк киеме кияргә, яхшы яктыртылган һәм ком сибелгән юлларны сайларга, хафаланмыйча йөрергә, тайгак юлда вак адымнар белән атларга киңәш итте.

Табиб өлкән яшьтәге кешеләргә мондый һава торышында урамга чыкмау хәерле дип саный. Андрей Аркадьев әйтүенчә, өлкәннәрдә сөякләр тиз сынучан була һәм егылу вакытында имгәнү куркынычы бар, диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Егылганда оешып егылырга тырышыгыз. Иң мөһиме - баш мие җәрәхәтләнмәсен өчен башны саклагыз. Авырулар ешрак нәкъ менә баш мие җәрәхәтләре, күкрәк читлеге, беләк-беләзек буыны сыну белән мөрәҗәгать итә.

«Шулай ук бу көннәрдә юл-транспорт һәлакәтләре арта, рульгә яисә панельгә бәрелеп, кеше баш мие җәрәхәтләре ала һәм күкрәк читлеге сына. Шуңа күрә без машина йөртүчеләрне бик игътибарлы булырга — тизлек режимын сакларга, куркынычсызлык каешларын эләктерергә һәм балаларны автокреслоларга утыртырга өндибез", - ди табиб.

Җәяүлеләргә барлык машиналар туктагач кына юл аркылы чыгарга кирәклеге турында искәртәләр. Мондый һава торышында автомобильләрнең тормозлау юлы артуын да исәпкә алырга кирәк.

Егылгач яки юл-транспорт һәлакәтеннән соң баш әйләнсә, буыннар авыртса, шешүләр булган очракта, шунда ук травматология пунктларына мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100