Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның беренче балалар хастаханәсенә яңа җитәкче билгеләнде
Бу вазифага Татарстан сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Владимир Филатов билгеләнде.
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Казанның беренче балалар хастаханәсенә яңа җитәкче итеп Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибының элеккеге урынбасары Владимир Филатов билгеләнде.
Владимир Филатов Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Хезмәт юлын 1993 елда шәһәрнең 6нчы клиник хастаханәсендә санитар булып башлаган, 1995 елдан 1997 елга кадәр шушы ук хастаханәнең кабул итү бүлмәсендә медицина хезмәткәре булып эшләгән. Аннары өч ел ашыгыч ярдәм табибы булып хезмәт иткән.
2000 елда Республика балалар клиник хастаханәсенә табиб-нейрохирург вазифасына эшкә килә. Дүрт елдан соң бу хастаханәдә баш табибның хирургия ярдәме буенча урынбасары вазифасына билгеләнә. 2018 елдан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш табибы — балалар хирургы булып эшләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз