news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 99 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 43,6 мең очрагы ачыкланган, 36,8 мең кеше терелгән.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 99 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«38 кеше хастаханәгә озатылган, 61 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 61, Чаллы шәһәре һәм Теләче районында – бишәр, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында дүртәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 43,6 мең очрагы теркәлгән, 36,8 мең кеше терелгән.

Узган тәүлектә Татарстанда биш кеше (1938 елгы хатын-кыз һәм 1941, 1950, 1953, 1971 елгы ир-атлар) коронавирус корбаны булган.

Республикада барлыгы 2,3 миллионга якын кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 1,8 миллионы икенче дозаны да алган. 139,8 мең кеше кабат вакцинация узган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100