news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор белгече коронавирусның балалар арасында күп таралуын әйтте

Татьяна Руженцова моны балалар арасында коронавируска иммунитет дәрәҗәсе бик түбән булуы белән аңлата.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта балалар арасында коронавирус инфекциясенең киң таралуы күзәтелә.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Габричевский исемендәге Мәскәү эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтының клиник эш буенча директор урынбасары Татьяна Руженцова «Россия 1» телеканалы эфирында шулай дип белдерде.

РИА Новости агентлыгы билгеләп үткәнчә, белгеч мондый хәлне балалар арасында коронавируска иммунитет дәрәҗәсе бик тә түбән булуы белән аңлата.

«Нәкъ менә шушы һәм прививка ясатмаган төркемнәрдә коронавирус инфекциясенең бик киң таралуын һәм авыр формада узуын күрәбез», — дип искәртте Руженцова.

news_right_1
news_right_2
news_bot