news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор бәйрәмнәрдән соң ковид белән авыручылар артуын фаразлый

Галимнәр «омикрон»ны коронавирус инфекциясенең иң йогышлы варианты дип саный.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Бәйрәмнәрдән соң Россиядә Covid-19 инфекциясе белән авыручылар кабат артуы көтелә. Бу «омикрон» штаммы таралуы белән бәйле.

«Бәйрәм азагында яки алар тәмамлангач та авыручылар саны артырга мөмкин, бу «омикрон» штаммының таралуы белән бәйле», — дип сөйләде «Россия 1» телеканалы эфирында Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының фәнни төркем җитәкчесе Камил Хафизов.

Галимнәр «омикрон»ны коронавирус инфекциясенең иң йогышлы варианты дип саный. Әмма яңа штамм әлегә чирне катлауландырмады һәм үлүчеләр саны артуга китермәде, шуңа алар уңай фаразлар ясый.

Кичә Кипрда беренче тапкыр «дельта» белән «омикрон» штаммнарының катнаш варианты ачыкланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100