Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Covid-19 инфекциясе йоктыруның тагын 91 очрагы ачыкланган
Тәүлек эчендә авыруның яңа очраклары республиканың 15 муниципаль берәмлегендә теркәлгән.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган тәүлек эчендә тагын 91 татарстанлы коронавирус инфекциясе йоктырган. Биш очрак читтән кертелгән, 86 очрак элемтә юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«31 кеше хастаханәгә салынган, 60 кеше өйдә дәвалана», — диелә Татарстан ведомствосы хәбәрендә.
Тәүлек эчендә зарарланган кешеләрнең күбесе 30-50 яшьлек татарстанлылар арасында ачыкланган – алар 35 кеше. Авыручылар саны буенча икенче урында — 50дән 60 яшькә кадәрле категория — 18, өченче урында 60тан 70 яшькә кадәрле төркем – аларда 15 кеше билгеле.
91 очракның 53е Казанга туры килә. Антирейтинг өчлегенә шулай ук Аксубай районы да керде — анда тугыз кеше һәм Чаллыда сигез кеше авыру йоктырган.
Пандемия башланганнан бирле Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 14 183 тапкыр куелган. Бу вакыт эчендә 11 023 кеше дәваланган, шул исәптән 120се — узган тәүлектә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз