news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оператив штаб коронавирус буенча минималь үсеш алган төбәкләрне атады

Ненец һәм Чукотка автономияле округларында үсеш күзәтелмәгән.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Тәүлек эчендә Чукотка һәм Ненец автоном округларында COVID-19 буенча үсеш күзәтелмәгән. Бу хакта журналистларга коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Тәүлек эчендә үсеш темплары иң аз булган субъектлардан Ненец автономияле округы, Чукотка автономияле округы –аларда 0 процент үсеш. Аннан Тыва Республикасы - 0,1 процент. Еврей автономияле өлкәсендә 0,3 процент үсеш күзәтелә», - диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100