Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавирус вакытында баш тартырга кирәк булган ризыклар аталды
Дөрес тукланмау Covid-19 авыруын катлауландырырга мөмкин.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Бернинди ризык та коронавирус авыруы китереп чыгарырга мөмкин түгел, әмма кайбер ризыклар Covid-19 авыруы барышын катлауландыра ала. Бу хакта «Сәламәт һәм спорт туклануы» туклану һәм биотехнология консультатив-диагностика үзәге мөдире Екатерина Бурляева сөйләде, дип яза «Российская газета».
«Продукт үзе генә гаепле түгел, ә кеше гомер буе туплаган нәтиҗәләр. Бу бер мизгел йогынтысы түгел, ә комплексы дөрес булмаган гадәтләр <...> », – дип аңлатты диетолог.
Моның белән бәйле рәвештә табиб Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) һәм Туклану һәм биотехнология үзәге экспертлары коронавирус аркасында үз-үзеңне изоляцияләүдә яки карантинда булганда тәкъдим ителмәгән продуктлар исемлеген төзегәнлеген әйтте.
Аерым алганда, тоз, шикәр куллануны киметергә кирәк. Моны рационда югары сортлы бодай оныннан пешерелгән икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре, шулай ук татлы газлы һәм соклы эчемлекләр куллануны киметеп эшләргә була.
Моннан тыш, майлылык югары булган колбаса, сосиска, сарделкалар, ит деликатеслары һәм ит, шулай ук 30 проценттан артык өлеше май булган сырлар куллануны киметергә кирәк. Моннан тыш, тыелган продуктлар арасына чипсы, фастфуд һәм майонез кергән.
Белгеч шулай ук Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының алкоголь куллануны киметү буенча тәкъдимнәре белән дә килеште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз