news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эксперт: Бәйрәмнәрдән соң Covid-19 белән авыручыларның артуы ихтимал

Башланган вакцинация һәм иммунитетка ия кешеләр катлавы авыруның кискен артуына китермәс дип әйтергә мөмкинлек бирә, дип белдерде Тимаков.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел бәйрәмнәре тәмамланганнан соң Россиядә коронавирус белән авыручылар саны артырга мөмкин. Бу хакта «Лидер-медицина» медицина үзәгенең баш табибы, педиатр-инфекционист Евгений Тимаковка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Эксперт сүзләренә караганда, авырулар саны Мәскәүдә дә, бөтен Россия буенча да артачак. Әмма башланган вакцинация һәм иммунитетка ия булган катлау булу кискен арту тудырмас дип фаразларга мөмкинлек бирә.

«Без Яңа ел бәйрәмнәреннән соң Мәскәүдә генә түгел, бөтен Россия буенча авыручылар санын күрәчәкбез. Шулай ук авыруларның артуы курорт шәһәрләрендә дә булачак, чөнки кешеләр аннан инфекция алып китеп кенә калмыйча, аны шунда алып та киләләр. Ләкин халыкның бер өлеше үз иммунитетын формалаштырганлыктан, авырулар санының артуы зур булмас дип өметләнәм», - диде белгеч. 

news_right_1
news_right_2
news_bot