news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хатын-кызлары онкодиспансерда маммографияне түләүсез уза алачак

Әлеге чара кысаларында 50 яшьтән 69 яшькә кадәрге хатын-кызлар тикшеренә ала.

Татарстан хатын-кызлары онкодиспансерда маммографияне түләүсез уза алачак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстанда яшәүчеләрне Республика клиник онкология диспансерына түләүсез маммография узарга чакыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына клиника матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

50 яшьтән 69 яшькә кадәрге хатын-кызлар тикшерү уза ала.

Маммография — ул сөт бизләрендә яман шешне ачыклау өчен тикшерү ысулы. Медицина мәгълүматлары буенча, башлангыч стадиядә ачыкланган рак 90-95 процент очракта дәвалана.

Тикшерү узарга теләүчеләргә 202-23-91телефоны аша язылырга кирәк. Үзең белән паспорт, медицина полисы һәм СНИЛС булырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100