news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор телефон шалтыратуларын хәбәрләр язу белән алмаштырырга киңәш итә

Ведомствода мобиль телефоннарны куркынычсыз файдалану буенча киңәшләр бирделәр.

(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Хәбәрләр язу телефонны колак янында тотуга караганда куркынычсызрак. Бу турыда Роспотребнадзор хәбәр итте. Кәрәзле телефоннан имин файдалану буенча тәкъдимнәр ведомствоның рәсми сайтында бастырылган.

«Кәрәзле телефон буенча сөйләшү 2 минуттан артык дәвам итәргә тиеш түгел, ә шалтыратулар арасындагы минималь пауза кимендә 15 минут булырга тиеш. Телефонны колак янында тотуга караганда хәбәрләр язу күпкә куркынычсызрак», — диелә Роспотребнадзор хәбәрендә.

Телефонны вертикаль рәвештә аскы өлештән һәм колактан ераграк тотарга кирәк. Телефонны колактан сантиметрга алып, баш миенә йогынты ясау куәтен шактый киметергә мөмкин. Моннан тыш, телефонны шалтыраткан кеше җавап биргәннән соң гына колакка китерергә кирәк, чөнки чакыру вакытында телефон көчле егәрлек белән эшли. Ә болай эшләү аны 10 — 20 секундтан киметә.

Ведомствода шулай ук телефоннан сөйләшкәндә металл кысалы күзлекне салырга киңәш итәләр.

Кәрәзле телефонны йокы вакытында үзе белән янәшә куеп, шулай ук аны һәрвакыт үз яныңда йөртергә кирәкми. «Кәрәзле телефон куллануны чикләргә кирәк, бигрәк тә моның кирәге булмаса», — дип киңәш итте Роспотребнадзор.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100