news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика балалар клиник хастаханәсе – балалар медицина туризмын үстерүдә иң яхшысы

Республика балалар клиник хастаханәсе Халыкара сәламәтлек саклау күргәзмәсендә халыкара балалар медицина туризмын үстерүгә бәйле номинацияләрдә җиңү яулады.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Республика балалар клиник хастаханәсе Россиядә балалар медицина туризмын үстерү буенча иң яхшысы дип табылды. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Республика балалар клиник хастаханәсе Халыкара сәламәтлек саклау күргәзмәсендә халыкара балалар медицина туризмын үстерүгә бәйле номинацияләрдә җиңү яулады. Бу клиниканың дөнья медицина хезмәтләре базарындагы позицияләрен тагын да ныгытты.

«Республика балалар клиник хастаханәсе брендын уңышлы тәҗрибәләр бердәм мәгълүмати киңлегендә күбрәк таный башладылар. Медицина туризмын үстерү, балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшырту белән беррәттән, өстенлекле юнәлеш санала. Медицина хезмәтләре туризмы – җитди базар ул, аны үстерү өчен халыкара стандартлар нигезендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мөһим шарт булып тора», - дип искәртте Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Айрат Зыятдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100