news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда унбер сыйныф карантинга ябылган

Узган атнада шәһәрдә кискен респиратор вирус инфекциясе 7986 кешедә ачыкланган, шуларның 5948е - балалар.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Чаллыда шәһәрнең җиде мәктәбендә 11 сыйныфта укучылар аерып укытыла. Узган атнада  Чаллыда кискен респиратор вирус инфекциясе 7986 кешедә ачыкланган, шуларның 5948е - балалар. Бу хакта матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) территориаль бүлеге җитәкчесе  Илгизәр Бариев хәбәр итте.

«Без эпидемиология бусагасыннан бераз югарырак, әмма узган атна белән чагыштырганда авырулар саны 25 процентка кимеде», - диде шәһәрнең баш санитар табибы.

Бариев сүзләренчә, авырулар санының кимүенә мәгариф учреждениеләрендә дезинфекция уздыру да ярдәм иткән. Әйтик, узган шимбәдә Чаллы мәктәпләрендә «санитар шимбәләр» үткәрелгән.

Авыручылар санының артуы, гадәттәгечә, гыйнвар-февраль айларында көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot