news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 89 кеше коронавирус йоктырган

Ике очрак читтән кертелгән, калганнары аралашу юлы белән йоктырылган.

Татарстанда тагын 89 кеше коронавирус йоктырган

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең 89 очрагы ачыкланды. Татарстанның ике кешесе авыруны республикадан читтә йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«15 кеше хастаханәгә салынган, 74 кеше өйдә дәвалана», — диелгән республика ведомствосы хәбәрендә.

Авыручыларның иң күбе (39 кеше) 30-50 яшьлекләр арасында. 53 очрак — Казанга, 11 очрак — Яшел Үзән районына, бишесе Саба районына туры килә. Өчәр очрак Чаллыда һәм Буа районында теркәлгән.

Эпидемия башланганнан бирле Татарстанда 11,1 мең кеше авырды, 9,7 меңе терелде, аларның 95 кеше - узган тәүлектә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot