news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Covid-19дан вакцинацияне декабрь ахырына кадәр башларга планлаштыралар

Республиканың баш санитария табибы Россия вакцинасының сыйфатына һәм куркынычсызлыгына ышана.

Татарстанда Covid-19дан вакцинацияне декабрь ахырына кадәр башларга планлаштыралар
архив/Михаил Захаров

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа коронавирус инфекциясенә каршы гражданнар вакцинациясен ел ахырына кадәр башларга планлаштыралар. Бу хакта туры эфирда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина сөйләде.

«Шушы көннәрдә Гамалея институтының »Спутник V» вакцинасы киләчәк, дип вәгъдә ителде. Без яңа елга кадәр яңа коронавирус инфекциясенә каршы гражданлык массакүләм вакцинациясен, һәрхәлдә, бу вакцина белән башларга планлаштырабыз», — диде спикер.

Марина Патяшина өстәп әйткәнчә, безнең вакцина сыйфатлы, куркынычсыз һәм нәтиҗәле. Прививканы теләге булган һәр кеше ясата ала, мәҗбүри вакцинация турында сүз дә була алмый.

Шулай ук республиканың баш санитария табибы Татарстанда «ЭпикВакКорона» дип аталган яңа вакцина тикшерү узуын искәртте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot