news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Патяшина: Сатучылар битлек кимәгән кешеләргә хезмәт күрсәтмәү хокукына ия

Татарстанда башка төбәкләргә караганда битлек режимы яхшырак үтәлә, дип сөйләде республика баш санитария табибы.

Патяшина: Сатучылар битлек кимәгән кешеләргә хезмәт күрсәтмәү хокукына ия
архив/Владимир Васильев

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда сәүдә челтәрләре хезмәткәрләре битлек кимәгән кешеләргә хезмәт күрсәтмәү хокукына ия. Бу турыда туры эфирда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитария табибы Марина Патяшина сөйләде.

«Россия Югары судының сәүдә челтәрләре хуҗаларына саклану чаралары булмаган кешеләргә товар сатмау хокукын хуплавы турындагы карары чыкты», — диде спикер.

Республика ведомствосы искәрткәнчә, битлек — ул теләсә нинди кискен тын юллары вирус инфекциясе яки бактериаль инфекцияләр вакытында авыруны булдырмауның нәтиҗәле кисәтү чарасы.

Марина Патяшина сүзләренчә, Россиянең башка төбәкләренә караганда, Татарстанда битлек режимы яхшырак үтәлә. Әмма режимны бозучыларга кисәтү ясарга оялмаска һәм үзегезгә дә җәмәгатьчелек урыннарында битлек киеп йөрергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100