news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим: Ковидтан прививка ясатучылар вирусның мутациясен туктата

Covid-19дан прививка ясаткан кеше вирусның аз микъдарын аерып чыгара һәм тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудырмый.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Вакцинация яңа коронавирус инфекциясенең мутациясен булдырмый кала. Бу хакта «Россия 24» телеканалы эфирында табиб-инфекционист Евгений Тимаков сөйләде.

Тимаков аңлатканча, Covid-19дан прививка ясаткан кеше вирусның аз микъдарын аерып чыгара һәм тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудырмый.

«Ул вирус өчен соңгы звено булып тора, бу коронавирус инфекциясенең мутацияләнүенә юл куймый», — дип РИА Новости белгече сүзләрен китерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100