news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баш эпидемиолог вакцинация турындагы сертификатның гамәлдә булу вакытын атады

Сертификатның гамәлдә булу вакыты вакцинаның төренә бәйле түгел.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация турындагы сертификатның гамәлдә булу вакыты — бер ел. Баш эпидемиолог, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика белгече Дмитрий Лопушов вакцинация турындагы махсус туры эфирда шулай дип белдерде.

«Әгәр вакцинация турында сөйлибез икән, ул — бер, авыру хакында әйткәндә 6 ай тәшкил итә», — дип искәртте спикер.

Сертификатның гамәлдә булу вакыты вакцинаның төренә бәйле түгел. Ягъни ул кайсы прививканы («Спутник V», «КовиВак» яки «Спутник Лайт») кадатуга да карамастан, бер ел гамәлдә булачак.

Дмитрий Лопушов вакцинациянең тискәре йогынтысы булуы турындагы рәсми документның даими яки вакытлыча бирелергә мөмкин икәнлеген әйтте, гадәттә, ул бер айдан ярты елга кадәр гамәлдә була.

«Эпидемиологик вазгыять катлауланган, коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны арткан очракта вакцинация турындагы сертификатның гамәлдә булуы турындагы карар үзгәрергә дә мөмкин», — дип өстәде табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100