news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

10 ноябрьдән прививка ясатмаучыларның эштән читләштерелүен тикшерә башлаячаклар

РФ Президенты Владимир Путин берничә тапкыр Россия халкын коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатырга чакырды.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда гражданнарның аерым категорияләре өчен коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация турындагы карарны үтәүнең срогы якынлаша. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шулай дип белдерде.

Республиканың баш санитар табибы карары нигезендә, вакцинация узарга тиешле хезмәткәрләр 9 ноябрьгә һичьюгы беренче прививканы ясатырга тиеш, юкса алар эштән читләштереләчәк. 7 декабрьдән яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаның икенче компонентын алмаучылар эштән читләштереләчәк.

«Карар нигезендә, без хезмәткәрләрне 9 ноябрьдән эштән читләштерергә тиеш. Эш бирүчеләргә кемнәрне читләштерәчәкләрен ачыкласыннар өчен бер көн вакыт бирәбез. Әлегә без кешеләрнең беренче прививканы ясатканмы-юкмы икәнлеген карыйбыз, чөнки икенчесенә кадәр вакыт бар әле. 10 ноябрьдән республика районнарында бу процессның ничек баруын тикшерә башлаячакбыз», - дип ачыклык кертте Авдонина.

Роспотребнадзор белгечләре, эчке мәгълүмати системалар аша кайсы тармакларда вакцинациянең сүлпән баруын ачыклап, беренче чиратта шуларга тикшерү белән киләчәк.

РФ Президенты Владимир Путин берничә тапкыр Россия халкын коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатырга чакырды. Ул массакүләм вакцинациядән башка коронавирус пандемиясен җиңеп булмаячагына игътибар юнәлтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100