news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 58 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 8 874 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 58 яңа очрагы ачыкланган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 58 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «Сигез кеше хастаханәгә озатылган, 50 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (16 кеше), 60-70 (14 кеше) һәм 50-60 яшь (11 кеше) аралыгында ачыкланган. Моннан тыш, сигезәр пациент — 18-30 һәм 70-80 яшьтә, берсенә 18 яшь тулмаган.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (34 очрак) әйдәп бара. Чаллы шәһәре һәм Нурлат районында – дүртешәр, Лаеш районында – өч, Биектау һәм Яшел Үзән районнарында – икешәр, Аксубай, Арча, Әтнә, Бөгелмә, Кама Тамагы, Кукмара, Питрәч, Саба һәм Спас районнарында берәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 8 874 очрагы теркәлгән, 7 827 кеше (шуларның 35е – узган тәүлектә) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot