Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Covid-19 авыруы иң акрын темпта арта торган төбәкләр өчлегенә керде
Кичә бары тик Чукотка автономияле округында гына бер очрак та теркәлмәгән.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Россиядә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны иң акрын темпларда арта торган төбәкләр арасында әле дә булса лидерлар рәтенә керә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Соңгы мәгълүматлар буенча, кичә бары тик Чукотка автономияле округында гына бер очрак та теркәлмәгән.
Татарстанда үсеш темпы 0,7 процент тәшкил итә. Республика Мәскәү өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы, Марий Эл һәм Чувашия республикалары белән бергә рейтингта өченче баскычны били.
«Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар: 1. Чукотка автономияле округы — 0 процент, 2. Дагыстан Республикасы — 0,5 процент, 3. Мәскәү өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы, Марий Эл Республикасы, Чувашия Республикасы, Татарстан Республикасы — 0,7 процент», - диелә коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз