Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табибның бер авыруны кабул итү вакытын билгели торган яңа кагыйдәләр чыкты
Яңа нормативлар нигезендә, табиб-фтизиатр пациентны - 35, йогышлы авырулар табибы һәм гематолог — 20, пульмонолог яки хирург — 26, онколог 23 минут карарга тиеш.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы пациентларны кабул итүнең максималь вакытын билгеләде. Боерык 9 ноябрьдә үз көченә керде. Бу хакта «Парламентская газета» яза.
Документ алты белгечлек буенча табибларның эшен регламентлый. Аның нигезендә, табиб-фтизиатр пациентны - 35, йогышлы авырулар табибы һәм гематолог — 20, пульмонолог яки хирург — 26, онколог 23 минут карарга тиеш.
Профилактик визитлар өчен кабул итү вакыты (фтизиатрларда – 10-20, калган белгечләрдә 30-40 процентка) кими. Шул ук вакытта, документлар тутыру өчен табиблар үзләренең 35-39 процент вакытын сарыф итә ала.
Әлеге саннар йөкләнешне һәм табибларның хезмәтен оештыруда башка кагыйдәләрне исәпләү өчен нигез булырга тиеш. Аларны арттырган өчен штрафка тарту каралмаган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз