news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сомнологлар йоклар алдыннан нәрсә эшләргә ярамаганын аңлатты

Бүлмәдә янып торган ут баш миендә мелатонин барлыкка китерү процессын тоткарлый, бу исә йоклап китәргә комачаулый.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Сомнологлар йоклар алдыннан эшләргә ярамаган әйберләрне санап чыкты. Бу хакта Huffington Post-ка сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Белгечләр йоклар алдыннан яңалыклар карамаска киңәш итә, чөнки алар кешедә борчу тудырырга мөмкин һәм йокыга салмак кына күчәргә ирек бирмәячәк. Алар шулай ук киеренке сөйләшүләрдән качарга киңәш иттеләр. Галимнәрнең тикшеренүләре мондый әңгәмәләрдән тискәре хисләрне төнлә җиңеп чыгуы кыен булуын күрсәтте.

Табиблар урын өстендә ятып эшләргә киңәш итми, чөнки «карават баш миендә йокы һәм секс белән генә ассоциацияләнергә тиеш». Сомнологлар шулай ук физик күнегүләр ясамаска киңәш итте. Күпләр шул рәвешле тизрәк йоклап китәр өчен үзләрен талдыра, әмма мондый төнге зарядканың нәтиҗәсе киресен бирә, дип саный белгечләр.

Шулай ук кофеинлы стимуллаштыручы эчемлекләр һәм алкоголь дә кулланырга киңәш ителми, алар йокы архитектурасы бозуга китерә.

Экспертлар телефоннарны төнлә кулланырга киңәш итми һәм утны кабызып калдырмаска куша, чөнки ут баш миенә хәзер торырга вакыт җитте дигән сигнал бирә. Янып торган ут баш миендә мелатонин барлыкка китерү процессын да тоткарлый. Әлеге гормон йоклап китәргә булыша да инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100