news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә 94 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 27 734 очрагы теркәлгән

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 94 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«27 кеше хастаханәгә озатылган, 67 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 42, Чаллыда – 15, Тукай районында – алты, Түбән Кама һәм Әлмәт районнарында бишәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 27 734 очрагы теркәлгән, 23 595 кеше (шуларның 51е – узган тәүлектә) терелгән.

Барлыгы 781 кеше (шуларның 484е – 2021 елда), соңгы тәүлектә 7 кеше вафат булган.

Республикада барлыгы 1 107 745 кеше (шуларның 10 300е – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 965 214 кеше икенче дозаны да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100