news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр транспортта Covid-19 авыруын йоктырмау өчен киңәшләр бирде

Мөмкинлек булса, җәмәгать транспортында социаль дистанцияне сакларга кирәк, иң яхшысы — җәяү бару.

Белгечләр транспортта Covid-19 авыруын йоктырмау өчен киңәшләр бирде
Салават Камалетдинов

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия Кулланучы хокукларын яклау күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) эпидемиология фәнни-тикшеренү институты мөдире Вадим Покровский җәмәгать транспортында үзеңне ничек саклау турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Кассага килгәндә түгел, ә метрога керү юлына берничә дистә яки йөз метр калганда ук, битлек кию мөһим», — диде Покровский.

Аның сүзләренчә, бу урыннарда күп кеше җыела, һәм аларның күбесе, гадәттә, битлек кими. «Шулай ук каядыр барганда һәрвакыт битлек кию кирәк. Перчаткалар кию дә комаучаламас. Әгәр дә перчаткаларыгыз өйдә калса, чит предметларга һәм йөзегезгә кагылуны киметергә, ә беренче мөмкинлек булу белән — кулларны юу кирәк», — ди академик.

Инфекция йоктыру куркынычын вагон яки автобус салонын җилләтү киметергә мөмкин. «Җилләтү — авыру йогу ихтималын киметә торган ысулларның берсе. Тәрәзәләр ябык булса, начаррак, чөнки һава бөркү, — диде Покровский. — Икенче яктан, салкын тидерү дә мөмкин, барысы да уйлап эшләнергә тиеш».

Әгәр дә мөмкинлек булса, җәмәгать транспортында социаль дистанцияне сакларга кирәк. Тагы да яхшырагы — җәяү бару, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100