Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 49 очрагы ачыкланган, 36 кеше сәламәтләнгән
Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең барлыгы 25 905 очрагы теркәлгән.
(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.
«11 кеше хастаханәгә озатылган, 38 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.
Казанда — 30, Чаллыда — 10, Апас, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Лаеш, Мөслим, Питрәч һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.
Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 25 905 очрагы теркәлгән, 22 631 кеше (шуларның 36сы — узган тәүлектә) авырудан терелгән.
Республикада барлыгы 1 028 725 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 879 654 кеше икенче дозаны да алган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз